Notice: Undefined index: id in /home/tatinet/public_html/domain/baltasi/forum/header.php on line 239
Балтач районы форумы / МӘКТӘП САЙТЛАРЫ КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

Балтач районы форумы

Балтач районы, авыл хуҗалыгы, яшьләр үзәге, кешеләр тормышы...

  • Сез кермәгәнсез.

#1 2010-01-30 22:32:56

ranil
Әдминистрәтер
Кайдан: Балтач
Теркәлгән: 2007-08-18
Язмалар: 1813
Абруй :   12 
Профиль  Вебсайты

МӘКТӘП САЙТЛАРЫ КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

30 гыйнвар көнне, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә (Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Симонов урамы, 17 нче йорт) Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең интернет-сайтлары конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Әлеге тантана сәгать унбердә "Казан" бию ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Конкурста быел 5 номинация иде:
- сайтка иң оригиналь дизайн;
- иң мәгълүмати сайт;
- иң технологик сайт;
- кулланучылар иң күп керә торган сайт;
- укытучы һөнәренә багышланган иң яхшы сайт.
Иң беренче булып укытучы һөнәренә багышланган иң яхшы сайт авторларын бүләкләделәр. Әлеге номинациядә җиңүчеләр:
I урын - Сарман муниципаль районының тарих укытучылары сайты - http://www.istoriki.ucoz.ru
II урын - Казан шәһәренең 6 нчы номерлы гимназиясе - http://kzn-sch006g.edusite.ru
III урын - Казан шәһәренең 125 нче номерлы гимназиясе - http://school125.w2c.ru
Әлеге номинациядә бүләкләрне тапшырырга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары А.И. Поминов та килгән иде.
Тантана дизайны иң оригиналь булган сайтларны бүләкләү белән дәвам итте. Әлеге номинациядә дә өч җиңүче сайлап алынган:
I урын - Казан шәһәренең 1 нче номерлы татар гимназиясе - http://teacher.tgim1.edusite.ru/romashka.htm
II урын - Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае - http://gdtdim.ru
III урын - Яр Чаллы шәһәренең 82 нче номерлы кадетлар мәктәбе - http://www.kadet82.ru
Шулай да, сайт ясауда иң мөһим әйбер - аның нинди технологияләр кулланып ясалуында, аның функцияләре һәм мөмкинлекләре нинди булуда. Әлеге номинациядә җиңүчеләр түбәндәгеләр:
I урын - Казан шәһәренең 33 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе - http://www.kazan33.ru
II урын - Казан шәһәренең 21 нче номерлы гимназиясе - http://g21.edusite.ru
III урын - Саба муниципаль районының Мишәбаш башлангыч мәктәбе - http://www.meshabash.narod.ru
Сайтта кулланучыны җәлеп итүче тагын бер иң мөһим әйбер - андагы мәгълүматларның сыйфаты һәм күплеге. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында ике дәүләт телендә дә бертигез дәрәҗәдә мәгълүмат туплап килгән сайтлар иң зур кулланышка ия. Монда Татарстан Республикасында сайт ясаучы һәркем өчен Татарстан Республикасы Президентының (http://president.tatar.ru), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (http://prav.tatar.ru) рәсми сайтлары үрнәк булып тора. Алар бертигез дәрәҗәдә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә һәм инглиз телендә дә алып барыла.
Әлеге критерий буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр:
I урын - Балтач муниципаль районының Балтач гимназиясе - http://baltasigim.info
II урын - Әтнә муниципаль районының Түбән Көек гомуми урта белем бирү мәктәбе - http://tkoek.narod.ru
III урын - Олы Чакмак гомуми төп белем бирү мәктәбе - http://bchekmak.narod.ru
Бүгенге заман интернет-сәхифәләре мәгълүмат туплап кына калмый, кулланучылар өчен аралашу, фикер алышу урыны да булып торалар. Жюри әгъзалары конкурсант-сайтларга кереп карап чыгып киткән кулланучылар санын гына түгел, бәлкем аларның никадәр кулланылышта булуларын, форумнарының активлыгын исәпкә алып нәтиҗәләр чыгарды. Бүгенге көндә интернет челтәрендә гади форум ясап кына калмыйча, аны татар теленә тәрҗемә итеп, татар телендә зур аралашу мәйданын тудыра алган Кушлавыч авылы сайты аеруча зур ихтирамга лаек булды. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге исә түбәндә бирелгән:
I урын - Арча муниципаль районының Кушлавыч гомуми төп белем бирү мәктәбе - http://koshlaush.ucoz.kz
II урын - Саба муниципаль районының Байлар Сабасы гимназиясе - http://www.saba1.p0.ru
III урын - Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы номерлы лицей-интернаты - http://litsey79.ru
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган чираттагы конкурс тәмамланды. Киләсе конкурска әле бер елга якын вакыт бар. Конкурсны оештыручылар һәм жюри әгъзалары, вакыт әле күп булуга карамастан, ярышка бүгеннән үк әзерләнә башларга тәкъдим итте, укучылар һәм укытучыларның эшләрендә һәм укуларында уңышлар теләделәр.
Чыганак: http://belem.ru


Барысы да акчага көйләнгән хәзерге заманда бер генә булса да мәхәббәт, ярату хисе калган икән, димәк, барысы да яхшы дигән сүз.

Өзелгән

 

#2 2010-01-31 13:29:07

rifnur
Туган
Кайдан: Т. Субаш
Теркәлгән: 2007-12-21
Язмалар: 531
Абруй :   
Профиль  Вебсайты

Re: МӘКТӘП САЙТЛАРЫ КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

араларында болай ничавалары куренэab безнен мэктэп сайтына болар шикелле булырга бииик ерак элеab


т  б   д    т    б    д
  у   у   и    у    у    и

Өзелгән

 

#3 2010-02-04 20:08:23

tatar16
Ташбаш
Кайдан: Балтач р-оны
Теркәлгән: 2008-01-17
Язмалар: 1394
Абруй :   
Профиль

Re: МӘКТӘП САЙТЛАРЫ КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

ranil язды:

III урын - Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы номерлы лицей-интернаты - http://litsey79.ru

Бу дипломны кулда тотып карадымah


Хорошо рассуждать о добродетели не значит еще быть добродетельным, а быть справедливым в мыслях не значит еще быть справедливым на деле.

Аристотель           


2 ел сезнең белән!

Өзелгән

 
 -   !

Форум битләренең колонтитулы

Powered by PunBB
© Copyright 2007–2009 http://baltasi.ru

Rambler's Top100 Tatarstan.Net -   . -   . -